ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллының Сөембикә проспектындагы 19 нчы микрорайонда, 34 нче йортта урнашкан яңа йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
«Челны Сити 1» торак комплексында күзәтчелек астындагы объект төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган иде. Ике секцияле йортның беренче катында торак булмаган биналар (офислар) урнаштырылган 25 җир өсте каты бар. Анда гомуми мәйданы 20416,90 кв. метр булган 312 фатир урнашкан.
Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Хосусый ишегалды барлык халыкны җәлеп итә торган урын булачак. Ул балалар өчен уен зоналары һәм булачак яшәүчеләр өчен ял зоналарыннан тора. Янәшәдә кече һәм урта класслы җиңел автомобильләрне тәүлек буе саклау өчен ачык типтагы күп дәрәҗәле паркинг урнашкан.
Төзүчесе – «Жилище» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Акцент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ. Проектлаучы – «РР-Проект» ААҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты