Татарстан Республикасы Кукмара районының Тырыш авылы янында сөт-товар фермасының яңа биналары төзелде. Аның территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары объектның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерделәр.
Ферма корпусларының гомуми мәйданы 10516 кв. метр тәшкил итә. Алар 1006 сыерга исәпләнгән. Объект составында – ике сыер абзары, аларга терлекләрне бер сыер абзарыннан икенчесенә күчерү өчен бер катлы галерея тоташа.
Һәр сыер абзары буй юнәлешендә 6 рәткә бүленгән абзарларда терлекләрне тоту өчен каралган. Терлекләрне ашату өчен азык өстәле каралган. Биналардан эвакуация иң соңгы диварларда урнашкан 3х3 м габаритлы ике ачылучы капка аша башкарыла.
Шулай ук проект нигезендә бер үк вакытта 72 сыер саву өчен эшләнгән саву-сөт блогы, шулай ук тирес җыю урыны да тикшерелергә тиеш иде.
Төзүче – «Вахитово» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Гарант» ҖЧҖ. Подрядчы – «Сельстрой» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Проектная Мастерская Саба» ҖЧҖ.
Татарстан Республикасы сөт терлекчелеген үстерүне дәвам итә. Хәзер тармакта 25 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Алар 16 мең сыерга исәпләнгән. Яңа комплекслар ел саен сөт җитештерүне 3% ка арттырырга ярдәм итәчәк.
«Татарстан – терлекчелек төбәге», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе сүзләренчә, терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел саен, нәселле терлек сатып алудан һәм терлекчелек продукциясен сатудан алып югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр, барлык этапларда да ярдәм күрсәтелә.