ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольскның Мирный микрорайоны, Сәйдәшев урамындагы 1 нче һәм 2 нче номерлы 168 фатирлы торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Йортларның биналары – панельле, җылыту һәм тышкы инженерлык челтәрләре белән. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы. Һәр бинаның гомуми мәйданы 14374,60 кв. метр тәшкил итә.
Йортлар – алмаш катлы, ике секцияле. Беренче кат – иҗтимагый билгеләнештәге биналар. 1 нче блок – секциядә катлар арасында 1000 кг йөк күтәрә торган бер пассажир лифты, 2 нче блок – секциядә 1000 кг һәм 400 кг йөк күтәрә торган ике лифт буенча элемтә алып барыла.
Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тора.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Ак Барс Строй» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.
Зеленодольскида яшәүче 336 гаилә торак шартларын яхшырта алачак. Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.