ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Усады авылындагы «Татарстан Республикасы Лаеш районының 179 га торак төзелеше 1 микрорайонының УБ-6» объектын проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәве буенча тикшерә.
Торак йорт бинасы – подваллы, дүрт катлы. Булачак яшәүчеләр өчен «Новый свет» торак комплексында гомуми мәйданы 11304,70 кв. метр булган 183 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – «СЗ «Близкий» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты