ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Совет районында яңа торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Эшлекле идарә функциясе булган җәмәгать бүлмәләре һәм җир асты автостоянкасы булган күпфатирлы йорт П. Лумумба – Аэропорт – Курская урамнары кварталында урнашкан.
Торак комплекс дүрт секциядән тора, аларның икесе – 6 катлы һәм икесе – 9 катлы. Аның ишегалды территориясендә балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм ял итү мәйданчыклары зонасы оештырылган.
Төзелгән фатирлар саны – гомуми мәйданы 11094,60 кв. метр булган 91. Шулардан 11 – бер бүлмәле, 40 – ике бүлмәле, 22 – өч бүлмәле, 10 – дүрт бүлмәле, пентхауслар – 8.
Җир асты автостоянкасына керү Аэропорт урамыннан ике юллы рампа буенча башкарыла. Ул 148 машина урынына исәпләнгән.
Объектны төзүче – «СЗ «Микрорайон 7А» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ак Барс Строй» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ПБ Р1» ҖЧҖ.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты