ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәттә яңа перинаталь үзәк төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Тиздән квалификацияле медицина ярдәмен төбәкнең көньяк-көнчыгыш өлешеннән тагын да күбрәк аналар һәм аларның сабыйлары ала алачак. Әлмәттә бала тудыру йорты булган иң эре перинаталь үзәкләрнең берсе үз ишекләрен ачачак.
Перинаталь үзәк акушерлык һәм гинекология өлкәсендә ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Ул йөклелек, бала табу, бала табудан соңгы чорда хатын-кызларга, яңа туган балаларга, репродуктив функцияне саклау һәм торгызу буенча хатын-кызларга, шулай ук ЭКО ярдәмендә йөклелекне планлаштыручы хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Аның функцияләренә шәһәрнең иң якын районнары белән районара хезмәттәшлекне тәэмин итү керә.
Сигез катлы бинада консультация-диагностика, акушерлык, педиатрия, лаборатория, оештыру-аналитика блоклары һәм ярдәмче медицина технологияләре блогы урнашачак. Медицина учреждениесе 160тан артык хатын-кызны һәм 85 баланы кабул итә алачак.
Объектны төзетүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Нефтестройэнерго» ҖЧҖ.
Татарстан Республикасында медицина инфраструктурасын үстерү темплары арта бара. Соңгы 10 елда 1000нән артык сәламәтлек саклау объекты төзелде һәм капиталь ремонтланды. Бу өлкәдә 2025 елга 53 объект, шул исәптән гомуми практика табиблары өчен ике үзәк, ике поликлиника һәм 47 фельдшер-акушерлык пунктын төзү планлаштырыла. Аларның күбесе «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына кертелгән.