2025 елның 30 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында Совет урамы, 4а адресы буенча урнашкан яңа торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Йорт бинасы – кирпечтән, өч катлы, бер подъездлы. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 810,60 кв. метр булган 12 фатир төзелгән.
Төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Подрядчы – «Ак Таш» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Вектор».
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты