ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Весна» торак комплексының Умырзая урамында төзелгән 20 нче номерлы яңа поликлиниканың проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Объектны төзү агымдагы елның апрелендә башланган. Ул «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Проект нигезендә поликлиника бинасы җир өстендәге биш каттан тора, эчке су агымы оештырылган яссы түбәле. Аның гомуми мәйданы 6021 кв. м тәшкил итә.
Медицина учреждениесе өлкәннәргә консультация-диагностика һәм дәвалау ярдәме күрсәтү, шулай ук йогышлы һәм башка авырулар килеп чыгуны кисәтә торган профилактик һәм эпидемиологиягә каршы чаралар үткәрү өчен каралган.
Төзүче оешма – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «Алтын Групп» ТК ҖЧҖ.