Дәүләт экспертизасы Казанда «Яр Парк» күпфункцияле комплексын төзү проектын хуплады, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы. Аның төзүче – «СЗ «Кравт Яр Парк» ҖЧҖ.
30 сентябрь датасы белән тиешле документ Бәяләмәләрнең бердәм дәүләт реестрының рәсми порталында бастырылган.
Зур комплекс Сибгать Хәким урамында төзеләчәк.
Проект нигезендә объект үз эченә төрле билгеләнештәге 13 корпусны алачак, алар «Ривьера»территориясендә урнашачак.
Алар арасында биш йолдызлы кунакханә, эре сәүдә моллы, конгресс-үзәк, фитнес-үзәк, күргәзмә мәйданнары һәм рестораннар планлаштырылган.
Барлык төзелеш эшләрен тәмамлау 2028 елга билгеләнгән.
Фото: https://islamnews.ru/2025/10/5/kazan-siti-postroit-kitayskaya-powerchina