Апаста 24 фатирлы яңа торак йорт төзелде

2025 елның 3 октябре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Татарстан Республикасы, Апас районы, Апас штп., Молодёжная ур., 38 йорт адресы буенча 24 фатирлы торак йорт төзелеше» объектын тикшерә башлады.

Тикшерелергә тиешле эшләр проект документациясе нигезендә билгеләнгән. Инженерлык системаларын монтажлау, бизәкләү, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше һәм башкалар тикшерелә.

Йорт бинасы – дүрт катлы, мәйданы – 1779,40 кв. метр. Йортта – 24 фатир, аларның гомуми мәйданы 1245,40 кв. метр тәшкил итә.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International