Бу көннәрдә Казанда «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә металл эшкәртүгә һәм аддитив технологияләргә багышланган «ТЕМП» форумы уза.
Чара Россиянең төрле төбәкләреннән 80 компанияне, шулай ук Беларусь Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы вәкилләрен берләштерә.
Форум экспозициясе Россия машина төзелеше комплексын үстерү векторын билгеләячәк иң заманча технологик чишелешләрне күрсәтә.
Эшлекле программа тармакның актуаль мәсьәләләрен, шул исәптән импортны алмаштыруны һәм җитештерүне локальләштерүне, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын үз эченә ала. Форум чорында барлыгы 14 сессия узачак.
Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге оештырган.