ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамы буенча азкатлы торак төзелеш. 6 нчы торак йорт объектын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.
«Авиатор» торак комплексының йорт бинасы – өч катлы, өч секцияле, техник идән асты белән. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3476,20 кв. метр булган 76 фатир төзелгән.
Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Автостоянка бар.
Төзүче – «Инвестор» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.
#gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство