«Чәй янында күңелсезләнергә урын юк...»

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

2025 елның 1 октябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ведомство ветераннары өчен чәй өстәле оештырды. Ул Казан шәһәрендә  Декабристлар урамы, 81 йорт адресы буенча Территориаль орган офисында узды.

Чара башында ТР ДТК инспекциясе җитәкчелеге Казан шәһәре буенча территориаль орган җитәкчесе Денис Мильгунов өлкән буын кешеләрен бәйрәмнәре белән котлады.

«Өлкән кеше көне – безгә чиксез кадерле кешеләр – әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу – зур тормыш юлын узган кешеләргә бирелгән зирәклек, җитлеккәнлек, күңел юмартлыгы көне. Барлык коллектив исеменнән Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ягыннан мәхәббәт һәм игътибар телим!» – диде ул.

Бу сүзләргә дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Әбделкасыймова да кушылды, җыелучыларга ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.  

Чәй эчкәндә өлкән буын кешеләренә бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Чәй эчкәндә пенсионерлар хезмәттәшләре һәм дуслары, хезмәт эшчәнлеге, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә эшләгән еллары турында истәлекләре белән уртаклаштылар.  Алар шигырьләр укыды, интеллектуаль викторинада катнаштылар.

Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Барысы да чараны оештырганнары, күңелле итеп үткәргән вакытлары һәм күңел җылысы, очрашу һәм үткәннәрне искә алу өчен уртак мөмкинлек тудыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Кайчандыр бер фәлсәфәче: «Кеше әле бик яшь һәм инде бик карт булган вакыт арасы никадәр кечкенә», – дип әйткән.

Чыннан да, вакытның тиз узуын еш абайлыйбызмы икән? Яшьләр, мөгаен, моңа әллә ни җитди карамас. Өлкәнрәкләр уйланыр. Ә картлар, күз яшьләрен сөртеп, риза булырлар. Тормышның чыннан да кыска булуы һәм үтәсе калган елларны истәлекләргә сарыф итәсе килмәве белән килешәчәкләр. Тагын күпләрнең эшләргә, дуслары һәм якыннары белән очрашырга, оныклар тәрбияләргә теләкләре бар. Кояшны, яңгырны яки карны күреп, әле сөенәсе килә.

Тормыш бернигә дә карамастан дәвам итә... Өлкән буын кешеләренә сакчыл мөнәсәбәт бер истәлекле көн эше түгел, ә һәрберебезнең көндәлек бурычы булсын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International