2026 елның 8-10 апрелендә Казанда XX Россия венчур форумы узачак – боерыкка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кул куелды.
Россия венчур форумы – 2005 елдан бирле илнең венчур индустриясенең иң зур вакыйгасы. Бу технологик эшкуарлар, шәхси һәм индивидуаль инвесторлар, корпорацияләр һәм үсеш институтлары өчен очрашу урыны.
2026 елда форумда венчур базарын үстерү һәм технологик эшкуарлыкка ярдәм итү, технологик компанияләрнең PreIPO чыгуы, соң стадия стартапларына һәм халыкара базарларга инвестицияләр кертү мәсьәләләре каралачак.
Игътибар үзәгендә – Россиянең фәнни-технологик лидерлыгы, технологияләр трансферы һәм үсешнең соңгы стадияләрендә компанияләргә ярдәм итү (pre-IPO дәрәҗәсендәге проектларны да кертеп). Катнашучыларны панель дискуссияләр, ябык сессияләр һәм хезмәттәшлекнең яңа форматлары көтә.
Форумны оештыручылар: Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе, «Идея» инновацион технопаркы.
► Илнең төп венчур вакыйгасына инде хәзер үк теркәлегез: russianventureforum.ru/