Казанда футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда спорт өлкәсенә җитди игътибар бирелә, дип билгеләп үтте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Спорт объектлары төзелә һәм капиталь ремонтлана, спорт мәктәпләренең матди-техник базасы ныгытыла, югары технологияле җиһазлар һәм инвентарь сатып алына, ирешелгән уңышлар өчен этәргеч бирүче түләүләр һәм өстәмәләр бирелә. «Нәтиҗә буларак – Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командалары әгъзалары саны елдан-ел арта бара – 1005 спортчы, зур ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар – 1013 медаль, шулай ук даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны – бүгенге көндә бу күрсәткеч 65%ка җитте. Без киләчәктә дә спортчыларга, тренерларга һәм спорт учреждениеләренең барлык хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, республикада спорт инфраструктурасын үстерү буенча эшне дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды Рәис.

Казанда «Рубин» стадионы территориясендә Футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә. Яңа объект футболчыларны әзерләү һәм тренировкалар уздыру өчен билгеләнгән заманча спорт инфраструктурасына әвереләчәк. Футболны үстерү үзәге «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелә. Аны булдыру төбәктә футболны популярлаштыруга һәм Казанның спорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәчәк.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Футболны үстерү үзәге төзелешенең 2.1 этабының проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. Чишенү һәм ял итү бүлмәләре булган спорт базасы бинасы тикшерелә.

Проект нигезендә объект гомуми мәйданы 3766,20 кв. метр булган ике катлы бинадан гыйбарәт. Анда чишенү бүлмәләре, командалар өчен ял бүлмәләре, тренерлар бүлмәләре, хезмәт, көнкүреш һәм техник бүлмәләр урнашкан. Монда шулай ук килүчеләрне һәм персоналны эвакуацияләү чаралары да каралган. Халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре (МГН) өчен бинага керү урыны каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 22 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге объектны төзүнең 1 нче этабы – футбол манежы бинасын төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Төзүче – «Рубин» футбол клубы» МАУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ. Ген. проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

#РаисРТ #gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International