Яр Чаллыда «Авиатор» торак комплексында 76 фатирлы яңа йорт төзелде

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамында аз катлы торак төзелеше. 5 нче торак йорт» капиталь төзелеш объектын тикшерә.

«Авиатор» торак комплексының йорт бинасы – өч катлы, өч секцияле, техник идән асты белән. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3476,20 кв. метр булган 76 фатир төзелгән.

Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Автостоянка бар.

Төзүче – «Инвестор» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International