ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллыдагы «Авиатор» торак комплексында 6 номерлы йортны тикшерә

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамында аз катлы торак төзелеше. 6 нчы торак йорт» капиталь төзелеш объектын тикшерә.

«Авиатор» торак комплексының йорт бинасы – өч катлы, өч секцияле, техник идән асты белән. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3476,20 кв. метр булган 76 фатир төзелгән.

Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Автостоянка бар.

Төзүче – «Инвестор» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе. «Ил җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырылган илкүләм проектларны, шулай ук дәүләт программаларын һәм республика проектларын гамәлгә ашыру безгә ел саен 3,5 млн кв.м торак тапшырырга мөмкинлек бирә», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

#РаисРТ #gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International