ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казанның Идел буе районында Газ урамында урнашкан техник хезмәт күрсәтү станциясенең проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелә.
Объект бинасы – бер катлы, подваллы. Түбәсе – суы эчтән агырлык итеп оештырылган, яссы. Биналарның гомуми мәйданы якынча 4 мең кв.м тәшкил итә. Техник хезмәт күрсәтү станциясенә керү ике юллы рампа буенча каралган.
Беренче катта көтү бүлмәсе, баскычлар, санузел, тамбур, каты коммуналь калдыкларны җыю бүлмәсе урнашкан. Җир асты катында автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясе, техник бүлмәләр урнашкан.
Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау вак сроклы ремонт участогының 7 эш постында, автомобильләргә катлам төшерә торган 1 постта, автомобильгә тюнинг ясау өчен билгеләнгән 1 постта башкарыла. Автомобильләрне финишка әзерләү өчен детейлинг зонасы каралган, анда эшкәртелү узган автомобильләр клиентларга бирелә.
Төзүчесе – «Биләр» кунакханәсе» АҖ. Техник заказ бирүче – «Орлан» АҖ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы – «Основа» төзелеш компаниясе» АҖ. Субподрядчы – «Тысяча рук» ҖЧҖ.