Татарстанда медицина инфраструктурасын модернизацияләү һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен лаеклы шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә Әлмәттә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов районара күп профильле хастаханә составына керүче перинаталь үзәктә булды. Яңа учреждениенең әһәмиятен ассызыклап, ул: «Бу бина гына түгел, ул киләчәк туа торган урын, балаларыбыз һәм оныкларыбызның сәламәтлегенә кертелә торган өлеш, төбәкнең тотрыклы үсеше һәм кеше потенциалын ныгыту», – диде.
Проектны гамәлгә ашыруны «Татнефть» компаниясе төгәлли, ул бөтен көньяк-көнчыгыш регионның булачак әниләренә һәм яңа туган балаларына югары квалификацияле ярдәм күрсәтүдә төп звено булырга тиеш.
Агымдагы елда Татарстанда 2 млрд. 877 млн.сумга 53 сәламәтлек саклау объектын төзү планлаштырыла, дип хәбәр итә республика Төзелеш министрлыгы сайты.
Төзелеш программаларына 47 фельдшер-акушерлык пункты кертелгән, алар буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән. Шул исәптән Татарстанның 19 муниципаль берәмлегендә 34 ФАП «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелгән, калган 13е – «Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү» республика программасы буенча.
Фото: Almet News Альметьевск https://vk.com/wall-53803454_4954971
#РаисРТ #gosstroinadzor_rt #Татарстан #Строительство #нацпроекты