ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектындагы 19 нчы микрорайонда, 34 нче йортта урнашкан күпкатлы автостоянканы тикшерәләр.
Файдаланыла торган түбәле сигез катлы паркинг «Челны Сити 1» торак комплексының төзелгән 312 фатирлы торак йортына тоташа. Ул кече һәм урта класслы җиңел автомобильләрне тәүлек буе саклау өчен каралган.
Объектның конструктив схемасы – монолит каркас. Фундаментлары – тимер-бетон монолит субайлар буенча монолит тимер-бетон ростверкалар. Колонналар, стеналар, түшәмәләр, өслекләр – монолит тимер-бетоннан. Баскыч маршлары – җыелма тимер-бетоннан. Бинаның түбәсе – эчке су төшергеч белән җиһазландырылган яссы.
Автостоянка бинасы 299 машина урынына исәпләнгән. Кресло-коляскада йөрүче инвалидлар өчен киңәйтелгән махсус машина урыннары бар.
Беренче катта турыдан-туры тышкы якка чыгу урыны булган хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт бүлмәләре, санузеллы сак посты һәм җыештыру кирәк-яраклары куела торган бүлмәләр, ИТП, турыдан-туры тышкы якка чыгу урыны булган электр калканы, су үлчәү узелы, янгын сүндерү инвентаре бүлмәсе, җыештыру техникасы өчен бүлмә, инженер-техник тәэмин итү бүлмәсе проектлаштырылган.
Төзүчесе – «Жилище» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Акцент» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ. Проектлаучы – «РР-Проект» ҖЧҖ.