ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Камада гомуми туклану предприятиесен төзүчегә ярашлылык турында бәяләмә бирде

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

2025 елның 18 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Кама шәһәре, Тынычлык проспекты, 19 йорт адресы буенча урнашкан гомуми туклану өчен тиз хезмәт күрсәтү предприятиесе төзүчесенә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Бу – шәһәрдә «Вкусно – и точка» әйдәп баручы челтәренең тагын бер яңа объекты.

Бинасы – бер катлы, турыпочмаклы, кирпечтән төзелгән, гомуми мәйданы – 383 кв. м. Аның биналары функциональ яктан ике зонага бүленә: килүчеләр өчен билгеләнгән зона һәм җитештерү зонасы. Килүчеләр өчен билгеләнгән зона составына аш залы, тамбурлы ике керү урыны, санузеллар керә.

Җитештерү зонасы составына җитештерү, административ, склад һәм техник бүлмәләр керә. Персонал өчен аерым керү урыны бар, ул шулай ук продуктларны бушату өчен дә кулланыла. Техник һәм электротехник бүлмәләрдә урамнан аерым керү юллары каралган.

Объектның төзүчесе һәм техник заказчысы – «Туклану предприятиеләренең төбәк челтәре» ҖЧҖ, ул рестораннар эшчәнлеген җитәкли һәм азык-төлек продуктларын китерү буенча хезмәтләр күрсәтә.

Генераль подрядчы – «Барсэлитстро» МСК ҖЧҖ.

Генераль проектлаучы – «Ренессанс проект Групп» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International