2025 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп офисында «Төзүче – иң яхшы һөнәр» темасына балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Балалар Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Ведомство коллективы исеменнән ул балаларга иҗади ярышларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә аларның һәркайсы үз ата-аналарының эшен дәвам итәр һәм үз иленең лаеклы гражданины булыр дип ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерәбез, балалар рәсеме конкурсы 10 августта билгеләп үтелгән Төзүчеләр көненә багышланган иде. Комиссия каравына үз эшләрен Инспекциянең барлык территориаль органнары, шулай ук ТР «Төзелештә тикшерү һәм сынау үзәге» ДБУ хезмәткәрләренең балалары җибәрде. Барлыгы 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 41 бала катнашты. Конкурста катнашучыларның барысы да, җиңүчеләр кебек үк, призлар белән бүләкләнде.
Барлык яшь рәссамнарга һәм аларның әти-әниләренә тагын бер кат зур рәхмәт!
Фотода: Светлана Конон, кызы Анастасия белән (1 нче урын, 4-6 яшьлекләр категориясе), Ленар Исмәгыйлов, кызы Зилә белән (3 нче урын, 12-16 яшьлекләр категориясе), Руслан Төхвәтуллин, кызы Ралина белән (1 нче урын, 12-16 яшьлекләр категориясе), Альбина Галиуллина (кызы Арина, 1 нче урын, 7-11 яшьлекләр категориясе), Инспекция башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин, Ләйсән Шепеева (улы Ильяс, 2 нче урын, 12-16 яшьлекләр категориясе), Әдилә Фәттахова, кызы Сәидә белән (2 нче урын, 4-6 яшьлекләр категориясе).