2025 елның 11 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендә торак төзелешенең 3 нче этабының 7 нче һәм 8 нче йортларын төзүчегә объектларның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Һәр биш катлы йортта гомуми мәйданы 1228,90 кв. метр булган 20 фатир төзелгән.
Төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ ҖЧҖ. Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.
Соңгы елларда торак төзелгән Красный Ключ бистәсенең мәйданы киңәя. Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.