ТР ДТК инспекциясендә Төзүчеләр көненә багышланган балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды

2025 елның 8 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә ведомство хезмәткәрләре балалары арасында «Төзүче – иң яхшы һөнәр» темасына балалар рәсеме конкурсы тәмамланды.

Бер ай дәвамында Инспекциянең матбугат хезмәтенә яшь рәссамнарның хезмәт җимешләре килеп торды, алар анда төрле техникада рәсем һәм график материаллар кулланганнар.

Иҗади ярышларда шулай ук ТР «Төзелештә тикшерү һәм сынау үзәге» ДБУ балалары да катнашты.

Җиңүчеләр игълан ителде!

4-6 яшьлекләр категориясендә:

1 урын – Анастасия Конон, 6 яшь (әнисе Светлана Сергеевна Конон/ТКТБ);

2 урын – Сәидә Фәттахова, 6 яшь (әнисе Әдилә Әдип кызы Фәттахова/Инспекция аппараты);

3 урын – Дмитрий Стучилов, 4 яшь (әнисе Екатерина Николаевна Дзюина/ТКТБ).

7-11 яшьлекләр категориясендә:

1 урын – Арина Сафронова, 8 яшь (әнисе Альбина Васылевна Галиуллина/Инспекция аппараты);

2 урын – Әминә Кәбирова, 9 яшь (әтисе Альберт Рәшит улы Кәбиров/Кама аръягы ТБ);

3 урын – Алисә Кәлимуллина, 11 яшь (әтисе Тимур Равил улы Кәлимуллин/Кама аръягы ТБ).

12-16 яшьлекләр категориясендә:

1 урын – Ралинә Төхвәтуллина, 15 яшь (әтисе Руслан Ринат улы Төхвәтуллин/Казан шәһәре буенча ТБ);

2 урын – Ильяс Шепеев, 15 яшь (әнисе Ләйсән Фәрит кызы Шепеева/Инспекция аппараты);

3 урын – Зилә Исмәгыйлова, 12 яшь (әтисе Ленар Мансур улы Исмәгыйлов/Казан шәһәре буенча ТБ).

Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм бүләкләр алачак.

Балалар! Сезнең барыгызга да афәрин! Ата-аналарыгызга, әби-бабаларыгызга дөрес тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт! Ихлас иҗатыгыз өчен зур рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International