ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усад авылында «Южный парк» торак комплексы төзелешенең 4 нче чиратында 4.1 (I этап), 4.2 (II этап), 4.3 (III этап) яңа йортларын төзүчегә объектларның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
4.1 йортның хуҗалары өчен гомуми мәйданы 36770,70 кв. метр булган 803 фатир төзелгән, 4.2 һәм 4.3 йортларда – гомуми мәйданы 24088,40 кв. метр булган 576 фатир.
Объектларны төзүче – «Южный парк-4» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Сувар» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Суварстроит» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «СувАРХ» ҖЧҖ.