Апаста яңа «Әкият» балалар бакчасы төзелде

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

2025 елның 6 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Апас штп. Молодежная урамында урнашкан «Әкият» балалар бакчасын төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект бинасы – ике катлы, техник каты бар, кирпечтән.  Фундаментлары – тасмалы монолит тимер-бетон. Япмалар һәм өслекләр – җыелма күп бушлыклы тимер-бетон панельләр. Түбәсе берләштерелгән, яссы, җылыткыч һәм су агымы оештырылган төргәкле. Котельныйның гомуми мәйданы –  1044 кв. м.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 80 урынга исәпләнгән. Биредә балалар үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, анда уен мәйданчыклары, күләгәле түбәләр, чана һәм коляскаларны саклау бүлмәләре, блок-модульле котельный, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнашкан.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль подрядчы – «Строй Град Инжиниринг» төзелеш фирмасы» ҖЧҖ.

Субподрядчы –  «СПК  Стройгарант» ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International