Казанның «Statum» торак комплексындагы яңа йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

2025 елның 1 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Адмиралтейская урамындагы «Statum» торак комплексында урнашкан җир асты автостоянкасы булган 2 нче йорт төзүчегә объектның таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Бинаның конструктив схемасы – тимер-бетон каркас. Фундаменты – субайга нигезләнгән тимер-бетон ростверкасы. Колонналар, стеналар, түшәмәләр һәм өслекләр, баскыч шакмаклары һәм лифт шахталары стеналары, баскыч маршлары һәм мәйданчыклар – монолит тимер-бетоннан. Түбәсе, түшәме – эчке су төшергече белән җиһазландырылган яссы. Катлар – 6-7.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 15806,90 кв. м булган 272 фатир төзелгән.

Объектны төзүче – «СтройУслуги-3» МТ ҖЧҖ.  Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ.  Генераль подрядчы – «Белый барс» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Союзстройпроект» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International