Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖнең Казан ш., Академик Арбузов ур., 7 адресы буенча урнашкан котельный төзелешен тикшерә.
Ведомство инспекторларының тикшерү предметы – проект документациясе таләпләренә туры килергә тиешле барлык тәмамланган төзелеш эшләре.
Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар үтәлеше дә тикшерелә.
Казан торак секторын һәм предприятиенең җитештерү мәйданчыгын җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен каралган.
Төзүче – «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Комос Групп» ҖЧҖ.