Мамадыштагы 24 фатирлы яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның 31 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Мамадыш шәһәренең Ленин урамындагы 19 нчы йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «Мамадышстрой» ЯАҖ.

Проектлаучы – «АрхТехПроект» ҖЧҖ.

Дәүләт торак фондыннан дүрт катлы кирпеч йортта республиканың Мамадыш районыннан 24 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.

Татарстанлыларның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International