«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе турында

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

«Үзеңнекен сайла» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе һәм Шәхси саклану чараларын эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе тарафыннан «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе игълан ителде.

Премия Россиянең барлык төбәкләреннән күренекле кешеләргә биреләчәк. Ул Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча узачак:

- «Технологик лидер»: инновацион технологияләр керткән, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәргән, яңа продуктлар һәм чишелешләр эшләгән хезмәткәрләр;

- «Иң яхшы остаз»: яшь белгечләрнең һөнәри аякка басуына зур өлеш керткән, тәҗрибә һәм белемнәр тапшырган, кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм иткән хезмәткәрләр;

- «Яшь белгеч»: һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, инициатива һәм һөнәри үсешкә омтылыш күрсәткән яшь хезмәткәрләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр);

- «Гаилә хезмәт династияләре»: хезмәткәрләр – ким дигәндә өч буын бер һөнәр иясе булган гаилә вәкилләре, яки гаиләнең барлык әгъзаларының бер һөнәрдә яки бер предприятиедә гомуми хезмәт стажы кимендә 50 ел тәшкил иткән гаилә вәкилләре;

- «Ветераннар советы»: хезмәт традицияләрен саклауга һәм тупланган тәҗрибәне саклауга зур өлеш керткән предприятиеләрнең атказанган хезмәткәрләре оешмасы җитәкчесе яисә вәкиле;

- «Хезмәт патриотик тәрбиясе»: Ватанга мәхәббәт сүздә генә түгел, ә реаль гамәлләрдә дә: иҗтимагый иминлек хакына хезмәт итү теләгендә һәм ихтыяҗында, милли байлыкларга сакчыл карауда, ил үсешенә шәхси өлеш кертүдә чагыла торган гражданнар үстергән яшьләрне хезмәттә патриотик тәрбияләүдә күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе булган оешма җитәкчесе яки вәкиле.

Һәр төбәктә иң күбе өч лауреат булырга мөмкин. Төбәк оештыру комитетлары алты критерийның кайсылары буенча сайлап алыначагы турында карарны мөстәкыйль кабул итә.

«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе өч этапта узачак:

- үз төбәкләрендәге предприятиеләргә һәм оешмаларга премияне үткәрү сроклары һәм тәртибе турында төбәк оештыру комитетлары тарафыннан хәбәр итү, гаризалар кампаниясенә старт бирү һәм катнашуга гаризалар җыю;

- бирелгән гаризаларны сайлап алу һәм бәяләү, экспертлар каравы һәм премиянең региональ этабында җиңүчеләрне билгеләү;

- үзәк Оештыру комитеты тарафыннан регионнардан килгән җиңүчеләрнең анкеталарын җыю һәм эшкәртү, йомгаклау исемлекләрен килештерү һәм раслау.

Бүләкләү 11-14 ноябрьдә Мәскәүдә узачак «Хезмәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау» 29 нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы мәйданчыгында узачак. Премия лауреатлары кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр алачак.

► Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтындагы «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе турындагы нигезләмәгә сылтама:

https://mtsz.tatarstan.ru/natsionalnaya-premiya-chelovek-truda.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International