ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Чаллы шәһәренең Кызыл Чаллы микрорайонында Жданов урамында аз катлы торак төзелеше. 4 нче торак йорт» объекты төзелешен тикшерә.
«Авиатор» торак комплексының йорт бинасы – өч катлы, өч секцияле, техник идән асты белән. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3261,10 кв. метр булган 76 фатир төзелгән.
Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы белән җиһазландырылган. Автостоянка бар.
Төзүче – «Инвестор» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ.