Финанс белеме турында

2025 елның 29 июле, сишәмбе

РФ Генераль прокуратурасы, Россия Банкы белән берлектә, акча урлау максатында ялгыш юлга этәрүче затларның гамәлләре турында халыкка мәгълүмат җиткерү дәрәҗәсен арттыру максатыннан цифрлы плакатлар әзерләгән.

Мошенниклар даими рәвештә алдауның яңа ысулларын уйлап таба. Алар таныш булмаган номерлардан шалтыратырга, үзләрен банк, дәүләт органнары яки хәтта куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырырга мөмкин.

Таныш булмаган номердан шалтыратсалар, нишләргә?

- Шәхси мәгълүматларыгызны, парольләрегезне, SMS аша килгән кодларны һәм  карталарыгызның CVV/CVC белешмәләрен әйтмәгез.

- Сезне ашыктырсалар да, янасалар да, акчагызны күчермәгез.

- Мәгълүматны тикшерегез – банк яки оешманың рәсми элемтә үзәгенә шалтыратыгыз.

- SMS яки хәбәрләрдәге шикле сылтамаларга басмагыз.

Әгәр сездән ашыгыч рәвештә «акчаны коткарырга» яки «операцияне расларга» сорасалар, бу – мошенниклар!

► Шунысы мөһим: банкның чын хезмәткәрләре беркайчан да кодларны, парольләрне хәбәр итүне яки акчаларны «имин счетларга» күчерүне сорамыйлар.

Уяу булыгыз! Бу мәгълүматны якыннарыгыз – бигрәк тә өлкән яшьтәге туганнарыгыз белән уртаклашыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International