«Лето» торак комплексында тагын бер күпкатлы йорт төзелде

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Казан шәһәренең Совет районындагы «Лето» торак комплексындагы 3 нче йортны (төзелеш) тикшерә.

Йорт Константиновка авылында урнашкан. Коммерцияле бүлмәләре булган бинаның гомуми мәйданы – 23 мең кв. метрдан артык. Катлар саны – 7-9. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы булган ял зонасы бар.

Фатирлар саны – 313. Шулардан – 27 студия, 103 – бер бүлмәле, 157 – ике бүлмәле, 26 – өч бүлмәле.

Объектны төзүче – «Стройуслуги-1» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Волгабалтстрой» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Аркитект бай Устрой» архитектура-проект бюросы» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International