2025 елның 23 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, з/у 48 адресы буенча урнашкан күпкатлы торак төзелешенең 1нче этабын төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объектны төзүче – «ГК Реновация» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Руслан+» МТ ҖЧҖ. Генераль проектлаучы –«Приборавтоматиксервис» ҖЧҖ.
Проект нигезендә 16 катлы бер подъездлы өч корпус төзелеше тәмамланган. 1-2, 2-3 корпуслар арасында 2 катлы сәүдә-офис биналары төзелгән.
Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 19759,80 кв. метр булган 330 фатир торгызылган.
Өстәп әйтик, төзелгән участок астында автомобильләр өчен җир асты стоянкасы проектланган, ул 2 нче этапта тапшырылачак.