ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Апас штп. Яшьләр урамында урнашкан «Әкият» балалар бакчасы төзелешенең проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.
Объект бинасы – ике катлы, техник каты бар, кирпечтән. Фундаменты – тасмалы монолит, түбәсе – яссы. Котельныйның гомуми мәйданы – 1044 кв. м.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 80 урынга исәпләнгән. Биредә балалар үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, анда уен мәйданчыклары, күләгәле түбәләр, чана һәм коляскаларны саклау бүлмәләре, блок-модульле котельный, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнашкан.
Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты.
Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Генераль подрядчы – «Строй Град Инжиниринг» төзелеш фирмасы» ҖЧҖ.
Субподрядчы – «СПК Стройгарант» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.