Бөгелмәдә Иван Никитин урамында тагын бер яңа торак йорт төзелде

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

2025 елның 7 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Бөгелмәнең Иван Никитин урамында төзелгән яңа 10 катлы торак йортны (поз. 2)  төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Торак йортның бинасы – тышкы җылыту һәм штукатурка белән кирпечтән. Фундамент тибы – монолит плитә. Түбә тибы – яссы.  Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 4108 кв. метр булган 60 фатир төзелгән.

Капиталь төзелеш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ ТатНИПИнефть.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 20 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Бөгелмәдә Иван Никитин урамында (поз. 1) шундый ук йортка  ярашлылык турында бәяләмә биргән иде.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International