Казанда Монастырь ермагы аша күпер төзелеше тәмамланды

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

2025 елның 7 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Рәшит Сәлахов урамындагы Монастырь ермагы аша күпер төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект төзелеше 2024 елның сентябрендә башланган. Күпер тротуарлы һәм технологик үтү урыны булган бер аралыклы. Аның озынлыгы 21 метрдан артык.

Өслекнең төре – асфальт-бетон. Аралык төзелеше – балкалы-кисемле, аркылы кисемле ике таврлы балкалардан, кырый терәкләрдән, субайлардан, ростверклардан, терәкнең җисем өлешеннән, ригельдән, шкаф стенасыннан, подферменниклардан, ян һәм терәк стеналардан, күпер полотносыннан тора.

Күпер өслегеннән су күпер чигеннән аркылы һәм буй авышлыклары буенча агызыла. Объект составында шулай ук күперне якын килү юллары белән тоташтыру, төзекләндерү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы да бар.

Төзүче – «УнистройДом-4» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «Стандарт» идарәче төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Стройко-М» ҖЧҖ.

Генераль проектлаучы – «ЭСФОЭС Архитектс» архитектура төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International