Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ведомство хезмәткәрләренең балалары арасында «Төзүче – иң яхшы һөнәр» темасына балалар рәсеме конкурсы игълан итә.
Конкурс түбәндәге категорияләр буенча үткәрелә:
- беренче категория 4-6 яшьлекләр;
- икенче категория 7-11 яшьлекләр;
- өченче категория 12-16 яшьлекләр;
- яшенә бәйсез рәвештә, сәнгать мәктәбендә укучылар.
Конкурс рәсемнәрен рәсмиләштерүгә һәм кабул итүгә таләпләр:
- эшләр мөстәкыйль рәвештә катнашучылар тарафыннан үз ниятләре буенча башкарылырга тиеш;
- эш конкурс темасына туры килергә тиеш;
- һәр катнашучы конкурска бердән артык эш тәкъдим итә алмый;
- эшләр А4 һәм/яки А3 форматында кабул ителә;
- эшләрне теләсә нинди рәсем яисә график материалларны теләсә нинди техникада кулланып ясарга мөмкин;
- рәсем горизонталь һәм вертикаль юнәлештә булырга мөмкин;
- эшне бөкләү рөхсәт ителми.
Бүләкләү 2025 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9 йорт. Конкурста катнашучыларның барысына да бүләкләр, ә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак. Конкурс тәмамлангач, рәсемнәр ТР ДТК инспекциянең төп офисына куелачак.
► Конкурста катнашучыларның заявка тутырылган эшләре 2025 елның 1 августына кадәр ведомствоның матбугат хезмәтендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9 йорт, 1 нче кат, 14 каб. Телефон: +7 (843) 237-68-12 (эчке: 1155).