8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – илнең гаиләле гражданнары, гашыйк парлар уздыра торган бәйрәм. 2025 елда Россиядә әлеге бәйрәм 8 июльдә билгеләп үтелә һәм рәсми дәрәҗәдә 18 нче тапкыр уза.

Бәйрәм Рус православ чиркәвендә Муром изгеләре саналган, тугры ир белән хатын – кенәз Пётр белән Февронияне искә алу көненә багышланган. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – акчәчәк. Бу чәчәкнең ак таҗлары пакълыкны һәм тугрылыкны гәүдәләндерә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне XII-XIII гасырларда яшәгән изге Пётр һәм Феврония аркасында барлыкка килгән. Риваять буенча, Пётр махау авыруы белән чирли башлый. Бервакыт ул төшендә Рязань җирләрендә яшәгән, агачлар буйлап үрмәләүче кешенең кызы Феврониянең үзен савыктыруын күрә. Кенәз кызны эзләп таба. Шуннан соң алар өйләнешә. Ир белән хатын икесе дә бер көнне – 8 июльдә (иске стиль буенча 25 июньдә) вафат була. Халык хәтеренә алар идеаль пар образы булып кереп кала. 1547 елда Православ Чиркәве аларны изгеләр рәтенә кертә.

2002 елда Муром шәһәренең актив яшьләре Россия территориясендә Пётр һәм Феврония көнен бәйрәм итү традициясен торгызырга тәкъдим итә. 2008 елда бу идеяне Рус Православ Чиркәве, иҗтимагый оешмалар, РФ Динара советы хуплап чыга. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бөтенроссия бәйрәменә әверелә. 

Татарстан 8 июльне аеруча киң колач белән билгеләп үтәргә планлаштыра. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган эшлекле киңәшмәдә белдерде, бәйрәм чараларына максималь сандагы гаиләләрне җәлеп итүнең мөһимлегенә басым ясады. Республика башлыгы буыннар арасында гармонияле мөнәсәбәтләр формалашкан җәмгыятьнең нигезе буларак гаиләнең аерым ролен ассызыклады.

«Татарстан Республикасы ныклы гаилә традицияләре белән дан тота, алар буыннан-буынга, өлкәннәрдән яшьләргә ярату һәм хөрмәт белән тапшырыла. Нәкъ менә гаиләдә туган җиргә мәхәббәт һәм патриотлык хисе тәрбияләнә, милли үзенчәлек һәм мәдәният саклана», – диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында «Гаилә атнасы» старт алды инде. Ул 1 июльдә барлык муниципаль районнарда башланды.

#деньсемьилюбвииверности

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International