Красный Ключ бистәсендә ике яңа торак йорт төзелде

2025 елның 4 июле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендә торак төзелешенең 2 нче этабындагы 9 нчы һәм 10 нчы номерлы яңа йортларны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Ике йортның да биналары – биш катлы. Һәр яңа төзелешнең гомуми мәйданы 1762,30 кв. метр тәшкил итә. Һәр йортта фатирлар саны – гомуми мәйданы 1228,90 кв. метр булган 20.

 № 9 һәм № 10  торак йортларны төзүче – «Терра Парк» ҖЧҖ. 

Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» МТ ҖЧҖ.

Проектлаучы – «Акведук» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International