Чаллыда «Новое Побережье» торак комплексында өч яңа йорт төзелде

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  Чаллыда «Новое Побережье» торак комплексы төзелешенең 2 нче этабындагы өч яңа йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Болар –  Раскольников урамында урнашкан № 34-2-8, № 34-2-9, № 34-2-10 корылмалар, төзүчесе – «Современное строительство» МТ ҖЧҖ.

Күзәтчелек астындагы объектлар төзелеше 2023 елның июлендә башланган. Тышкы инженерлык челтәрләре һәм җир асты өлешләре булган 18-19 катлы йортларда гомуми мәйданы 26208,60 кв. метр булган 718 фатир төзелгән.

Биналарның конструктив схемасы – газ-бетон блоклар тутырылган, җылытылган һәм җилләтелә торган фасадлы җыелма-монолит каркас. Фундаментлар – субайга нигезләнгән плитә тасмалы.  Тышкы стеналар – җыелма тимер-бетоннан. Япмалар – җыелма тимер-бетоннан. Түбәсе – яссы, эчке ягында су агызу җайланмасы булган төргәкле.

Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроектсервис» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International