«Притяжение» торак комплексындагы яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллыда яшәүчеләр өчен «Притяжение» торак комплексында төзелгән яңа торак йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

«Мәскәү-Уфа» М7 федераль автомагистрале һәм Чаллы елгасы, шәһәрнең төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш торак районнары белән чикләнгән территориядә төзелешнең 11 нче этабы объектына йомгаклау тикшерүе шушы көннәрдә уңай тәмамланды.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 5598,70 кв. метр булган 96 фатир төзелгән.

Объектларны төзүче – «ТАЛАН-РЕГИОН-42» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТАЛАН-ИНЖИНИРИНГ-НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СтройТраст» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ПМ «Новация» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International