ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Алабуганың «Танайка» торак районындагы 2-22-13 төзелешнең яңа йортын тикшерүгә керештеләр.
Йорт – кирпечтән, тыштан җылытылган һәм штукатурка белән. Бинаның фундаменты тибы – субайлы, түбә тибы – яссы. Алмашынучан катлар урнаштырылган – 8-9.
«Танайка» микрорайонында яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3839,30 кв. метр булган 60 фатир төзелгән.
Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
«Ил җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырылган илкүләм проектларны, шулай ук дәүләт программаларын һәм республика проектларын гамәлгә ашыру безгә ел саен 3,5 млн кв. м торак тапшырырга мөмкинлек бирә», – дип саный Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Капиталь төзелеш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Управление Ресурсами» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Офис Де» ҖЧҖ.