2025 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үзенең дәүләт граждан хезмәте кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрде. Чара ведомство башлыгы В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды.
Конкурс комиссиясе составына җитәкчесе беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, җитәкчесе урынбасары А.С. Ганиев, хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Р.Р. Хәйруллин, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Л.Л. Әбделкасыймова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе О.П. Сорокина (конкурс комиссиясе секретаре) катнашты.
Кандидатларны бәяләү өчен шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты – бәйсез эксперт Р.Р. Хәбибрахманова чакырылган иде.
Конкурс кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этапта алар конкурс комиссиясе сорауларына җавап бирделәр.
Комиссия тарафыннан кадрлар резервына керү өчен ике кандидат каралды: Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы җитәкчесе Ф.Х. Хәсәнов, «Төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» ДБУ директоры А.Р. Мингалин.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә кадрлар резервын формалаштыруның төп максаты – дәүләт хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына югары квалификацияле белгечләрне оператив рәвештә билгеләү һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә алга таба үстерү процессының максималь нәтиҗәле булуына ирешү.
https://gossluzhba.tatarstan.ru/gossluzhba/rezervgosorganovrt.htm