28 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә

2025 елның 28 июне, шимбә

Бәйрәм тарихы СССР заманнарыннан башлана. 1958 елның 7 февралендә СССР Югары Шурасы Президиумы Совет яшьләре көнен гамәлгә куя. Ул июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Бәйрәм, барыннан да элек, идеологик характерда була. Бу көнне бөтен СССР буйлап активистлар слетлары узган, фабрика һәм заводларда яшьләр бригадалары ярышлары, төрле спорт фестивальләре һәм конкурслары уздырылган. Кич белән биюләр һәм концертлар оештырылган, анда яшьләр рәсми чаралардан һәм эшләрдән соң ял итә алган.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр, 1917 елдан 1945 елга кадәр, безнең илдә Халыкара яшүсмерләр көне билгеләп үтелә торган булган, ул – интернациональ теләктәшлек билгесе һәм яшьләрнең бөтен дөнья буйлап социализм төзелешендә хезмәт уңышлары хөрмәтенә оештырылган. Бәйрәм сентябрь башына туры килгән.

СССР таркалганнан соң Россиянең беренче президенты Борис Ельцин Совет яшьләре көнен Россия яшьләре көненә үзгәртә һәм бәйрәм итүнең яңа датасын – 27 июньне билгели.

2023 елда Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән бәйрәм датасын июньнең соңгы шимбәсенә беркетте.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы Россия яшьләрен бәйрәмнәре белән котлый!

Яшь, якты һәм перспективалы яшьләр, шатланыгыз, тормышның һәр мизгелен кадерләгез, илһамланыгыз, иҗат итегез һәм тулы канлы тормыш белән яшәгез!

Яңа офыклар ачыгыз, күбрәк сәяхәт итегез һәм дөньяны танып белегез!

Уңышлар сезгә, позитив һәм энергия! Илебезнең киләчәге – сезнең буында!

#ВремяМолодых #нацпроектмолодёжьидети

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International