Чаллының «Притяжение» торак комплексында тагын бер яңа йорт төзелде

2025 елның 24 июне, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллыда яшәүчеләр өчен «Притяжение» торак комплексында төзелгән яңа торак йортларның берсенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шушы көннәрдә «Мәскәү-Уфа» М7 федераль автомагистрале һәм Чаллы елгасы, шәһәрнең төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш торак районнары белән чикләнгән территориядә төзелешнең 10 нчы этабы объектына йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.

Алмашынучан катлар – 10-16. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 26103,30 кв. метр булган 444 фатир төзелгән.

Төзүче – «ТАЛАН-РЕГИОН-42» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТАЛАН-ИНЖИНИРИНГ-НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СтройТраст» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ПМ «Новация» ҖЧҖ.

Чиратта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан «Притяжение» торак комплексының тагын бер яңа төзелешен – 96 фатирлы торак йортны (төзелешнең 11 нче этабы) тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International