ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «ВЛ 220 кВ Үзәк – Магистраль һәм КВЛ 220 кВ Казан ҖЭҮ-3 – Магистраль, «ВЛ 220 кВ Магистраль – Киндерле электр тапшыру линиясе», «ВЛ 220 Киндерле – Үзәк электр тапшыру линиясе», «ПС 220 кВ ТАССРның 100 еллыгы ис. Зеленодольск» корылмаларын реконструкцияләү» объектына карата тикшерү уздыра.
Казанда, Татарстанның Биектау һәм Зеленодольск районнарында урнашкан реконструкцияләнгән һава һәм кабель-һава электр тапшыру линияләренең, подстанцияләрнең проект документациясе таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелә.
Төзүче һәм техник заказ бирүче – «Сетевая компания» АҖ.
Генераль подрядчы – «Средневолжсксельэлектросетьстрой» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Средневолжскэлектропроект» ҖЧҖ.