«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР ДТК инспекциясенең туры эфиры

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

2025 елның 5 июньдә 10.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең туры эфиры узачак.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин «Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру» темасына чыгыш ясаячак.

Үзегезнең сорауларыгызны комментарийларда бирегез. Җаваплар туры эфир вакытында да, аның нәтиҗәләре буенча да яңгыраячак.

► «ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе» берләшмәсенә сылтама:

https://vk.com/public196723033

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International