Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа кабинетлар ачылды

2025 елның 30 мае, җомга

Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларын урнаштыру өчен төзелгән яңа бинасы проект документациясе таләпләренә туры килә, бу ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан 2025 елның 30 маенда бирелгән бәяләмә нигезендә расланды.

Объект төзелеше 2024 елның февралендә башлана. Гомуми мәйданы 5872,80 кв. м булган ике катлы яңа бина уку йорты территориясендә Нур Баян урамында урнашкан. Ул 375 укучыга исәпләнгән.

Анда уку сыйныфлары, логопед, туган һәм чит тел кабинетлары, китапханә, спорт залы, 188 урынлы ашханә һәм 228 урынлы актлар залы урнашкан. Вестибюль янында медицина блогы, гардероб бүлмәләре урнашкан. Халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен лифт каралган.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «3 нче Кукмара урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Болгарстройкомплект» ҖЧҖ.

Кукмарада 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 1973 елда ачылган. 2023 елда ул үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International