Бөгелмәнең Иван Никитин урамында төзелгән 10 катлы яңа торак йорт (поз. 1) югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бу «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бөгелмәлеләр өчен төзелгән ике социаль ипотека йортының берсе.
Шушы көннәрдә бирегә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары килеп, йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерәчәк. Алар тарафыннан инженерлык системаларын монтажлау, бизәкләү, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше тикшереләчәк.
Торак йортның бинасы – тышкы җылыту һәм штукатурка белән кирпечтән. Фундамент тибы – монолит плитә. Түбә тибы – яссы. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 4108 кв. метр булган 60 фатир төзелгән.
Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Гарант» КТК ҖЧҖ. Проектлаучы – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ ТатНИПИнефть.